Ни хәлләрдә?

Сездә ничек?

Лаешта һава торышы

Форма входа

Ишетми калмагыз!

Поиск

Календарь

«  Май 2019  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031

Наш опрос

Оцените мой сайт
Всего ответов: 3310

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0




Вторник, 21.05.2019, 08:14
Приветствую Вас Гость | RSS

ШИҺАБЕТДИН МӘРҖАНИ 

          

Главная | Регистрация | Вход
Исемен мәңгеләштерү


Именем Шигабутдина Марджани назван издательский дом, специализирующийся на выпуске литературы по исламоведению.
  • Его именем названа Первая соборная мечеть (Юнусовская мечеть) «МӘРҖАНИ МӘЧЕТЕ (Марджани мечеть)», в Казани, памятник татарской культовой архитектуры.
  • Его именем в Казани в Старотатарской слободе названа одна из улиц.
  • В столице Татарстана успешно работает Институт истории имени Шигабутдина Марджани Академии наук Республики Татарстан, который, продолжая дело первого национального летописца, создаёт фундаментальную историю татарского народа с древнейших времен по сегодняшний день.
  • Шиһабетдин Мәрҗани мәчете

  • Файл:МӘРЖАНИЯ (Марджания) 2.jpg

  • Шиһабетдин Мәрҗани кабере. Могила Шигабуддина Марджани

    Могила Шигабуддина Марджани
    Могила Шигабуддина Марджани

    Шиһабетдин Мәрҗани Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнгән (Казан).

    Шигабуддин Марджани похоронен на Татарском кладбище Ново-татарской слободы (Казань)

    Ризаэддин Фәхреддинев Шиһабетдин Мәрҗани кабере турында

    Һиҗри белән 1329, милади белән 1911 елның шәгъбанында Казан шәһәрендә булдым. Дамелла Галимҗан хәзрәт 1 каберлеккә алып барды. Аллаһе тәгаләнең хөкемен көтеп ятучы ахирәт мөсафирләренә зиярәт иттек. Шул җөмләдә Мәрҗани төрбәсенә дә бардык. Дога вә истигъфар    кылдык. Аллаһе тәгалә кабул итсен иде.

    Кабер ташының көньяк тарафындагы язу менә мондый: «Мәшһәдел-имам галләмәтел-галим сахибет-тасанифел-фаэикати вәт-тәхкыйкатир-раиэикати Шиһабетдин бине Баһаветдин әл-Мәрҗани иртәхәлә илә рәхмәти Раббиһи тәгаммедеһе сөбханәһе би-гафуһе вә кәрәмеһе гашиййәтә йөүмил-әхәди ләйләтә бәкыййәтә мин шәгъбан ситте бәгъдә әлеф вә сәласәмизат минәл-һиҗрәти» 2.

    Төньяк тарафындагы язу менә болай: «Мәрхүм Шиһабетдин бине Баһаветдин хәзрәтләренең җәмигъ итдеке асары фазыл вә кәмаленә борһан катигъдыр. Бәлдәи Казанда кырык сәнә микъдары ләвазим имамәт вә нәшер голүм итеп 1306 сәнәи һиҗрия шәгъбан мөбәрәкнең ахыр яумендә 73 синендә иртхаль дар бәка әйләде. Рәхимәһүллаһү рәхмәтән васигатән» 3.

    Көнбатыш тарафында мондый язу бар: Иллә иннәмад-дөнья кәзыйллү сәхабәти, әзаллатүкә яумән сүммә ганкә идмахаллту, фәлатүкә фәррәхана биһа хийнә әкъбәлтү, вә ли-әтәкә җәззәгана ләһа хийнә вәллтү» 4.

    Көнчыгыш тарафында мондый язу бар: «Матәл-галимү фәматәл-галәмү. Назым: әл-мәүтү фиһи көллен-нассү йәштәрикү, вә лә сукатә ябка вә лә мәликә» 5.

    Бездән соң Малмыж шәһәре мәгътәбәрләреннән Мөхәммәдкамал әфәнде ибне Мозаффар тимердән челтәр ясаткан дип ишеттек.

    1   Галимҗан Баруди турында суз бара.

    Истигъфар — гафу итүне, ярлыкауны сорау.

    2   Галимнәрнең   галиме,   бөек   әсәрләр   язучы   һәм   бик   шәп,   хакыйкатьне   ачып   бирүче   хезмәтләр   иясе — имам   Шиһабетдин   Баһаветдин углының  изге  кабере.  Үзенең Раббесе  мәрхәмәтенә күчте.  Аны  Аллаһе тәгалә үзенең даны,   ярлыкавы  һәм  юмартлыгы  белән   чолгасын!   Һиҗри белән   1306   ел   шәгъбан   аеның   бер   көне   кичендә,   төнлә   белән   вафат булды.

    Шәгъбан аеның башы бер көн элек хисапланган. Бәлки шулай дөрестер. Ләкин үз хисабыбызны чуалтмас өчен үзебезчә «28 нче шәгъбан» дип  яздык (Р. Фәхр.).

    3 Мәрхүм Шиһабетдин Баһаветдин углы хәзрәтләренең туплаган әсәрләре аның укымышлылыгына һәм камиллегенә ышандыргыч дәлил булып тора. Казан шәһәрендә кырык ел кадәр имамлык вазифасын башкарып һәм гыйлемнәр таратып, һиҗри белән 1306, милади белән 1889 елда, хөрмәтле шәгъбан аеның соңгы көнендә 73 яшендә мәңгелек йортка күчте. Аллаһе тәгалә аңа үзенең киң мәрхәмәтен рәхим итсен!

    4 Әгәр чыннан да дөнья болыт күләгәсе кебек булмаса, бүген сине күләгә белән каплыйм, соңыннан синең белән югалам. Синең котылуың безне шатландыра, аңа (дөньяга) мин килгән вакытта һәм син килгән вакытта безне аера.

    5   Галим   үлде   һәм   галәм   үлде.   Шигырь:   Үлем — ул   һәр   кешегә кагыла:  мәңгелек халык та юк һәм падишаһ та юк. Әһле-әүлады—хатыннары һәм балалары.

    Ризаэддин Фәхреддинев "Асар”дан

    179-180 бит. Ризаэддин Фәхреддинев. "Болгар вә Казан төрекләре”. Казан, Татарстан китап нәшрияты. 1993 ел

    Фотография сделана Азатом Сайфутдиновым (Казан)

        


    Copyright MyCorp © 2019
    В верх страницы

    В низ страницы