Ни хәлләрдә?

Сездә ничек?

Лаешта һава торышы

Форма входа

Ишетми калмагыз!

Поиск

Календарь

«  Май 2019  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031

Наш опрос

Оцените мой сайт
Всего ответов: 3310

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0




Вторник, 21.05.2019, 08:39
Приветствую Вас Гость | RSS

ШИҺАБЕТДИН МӘРҖАНИ 

          

Главная | Регистрация | Вход
Мәрҗани татарча ВИКИда


http://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A8%D0%B8%D2%BB%D0%B0%D0%B1%D0%B5%D1%82%D0%B4%D0%B8%D0%BD_%D0%9C%D3%99%D1%80%D2%97%D0%B0%D0%BD%D0%B8

Шиһабетдин Мәрҗани

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Шиһабетдин Мәрҗани
Шиһабетдин Мәрҗәни
Шиһабетдин Мәрҗәни
Тулы исемеШиһабетдин бин Бәһәүтдин Мәрҗани
Туу датасы[[16 гыйнвар ]] 1818(1818-01-16)
Туу җиреТатарстан, Әтнә районы
ВатандашлыгыFlag of Russia.svg/Greater Coat of Arms of the Russian Empire 1700x1767 pix Igor Barbe 2006.jpg Русия империясе
Үлем датасы[[18 апрель ]] 1889(1889-04-18) (71 яшь)
Үлем җиреКазан

Шиһабетдин Мәрҗани (Şihabaddin Mərcani) – мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече. 1818 елның 16 гыйнварында Ябынчы авылында туа.

Тормыш юлы[үзгәртү]

Шиһабетдин Мәрҗани 1818 елның 16 гыйнварында Казан өязе (хәзерге Әтнә районы) Ябынчы авылында руханилар гаиләсендә дөньяга килә. Аның бабасы Габделкотдус Мәрҗани авылы кешесе була. Шиһабетдин соңыннан бу авыл исемен үзенә псевдоним итеп ала.

Шиһабетдиннең әтисе Баһаветдин әл-Мәрҗани заманы өчен алдынгы карашлы һәм төпле белемле шәхес була.


Шиһабетдин Мәрҗани ун ел укып, әти

Бохараның Рәгистан мәйданында 1530-1536 елларда төзелгән "Мир гарәп” мәдрәсәсе (рус.), сул яктагы зәңгәр манаралы бина

Әтисе мәдрәсәсен тәмамлаган егет дүрт ел дәвамында Ташкичү мәдрәсәсендә укыта. Белемгә сусау аны 1838 елда Бохарага алып килә һәм ул анда төрле мәдрәсәләрдә белемен баета.

Coat of arms of Samarkand.svg Сәмәркандта 16191636 елларда төзелгән "Шердар” мәдрәсәсе
Сәмәркандның Регистан мәйданында (рус.) XVII гасыр уртасында 3 төп мәдрәсәсеннән барлыкка килгән гыйлем үзәге

1843 елда Шиһабетдин Сәмәркандка килеп "Шердар” мәдрәсәсендә укый, тирә-юнь авылларга чыгып, балалар укыта, халык белән аралаша. Ике елдан Бохарага яңадан әйләнеп кайта һәм ул вакытта ук яхшы танылган "Мир гарәп” мәдрәсәсендә белемен янә тирәнәйтә.

1848 елда туган якларына әйләнеп кайта, Казанның беренче мәчетендә имам (мулла) булып тора һәм аның янындагы мәдрәсәдә балалар укыта. Гомеренең ахырына кадәр шунда эшли: руханилык, педагоглык һәм гыйльми-тикшеренү эшләрен бергә үреп бара. Бу елларда аның Каюм Насыйри, үзенең укучысы булып, зур галим дәрәҗәсенә ирешкән Хөсәен Фәезхановлар белән аралашуы мәгълүм. Мәрҗани В. Радлов, А. Казембек, И. Готвальд, В. Вельяминов-Зернов һәм башка профессорлар белән дә хезмәттәшлек итә. Казан университетында уздырыла торган гыйльми чараларда катнаша. Биредә аның Археология, тарих һәм этнография җәмгыятендә әгъза булып торуы да билгеле. 1877 елда шушы җәмгыятьнең IV Бөтенроссия корылтае уздырыла. Мәрҗани бу мәртәбәле мәҗлестә татар телендә доклад ясый. Университет галиме В. В. Радлов аны русчага тәрҗемә итеп аңлата. Бу доклад һәр ике телдә IV археология съезды материаллары арасында 1884 елда "Труды IV археологического съезда в Казани” дигән җыентыкта Казанда басыла. Шулай ук Шиһабетдин Мәрҗанинең 1879-1880 елларда Истанбул аркылы Гарәбстанга хаҗга баруы билгеле. Аның бу сәфәрдә күргән-кичергәннәре "Рихләтел-Мәрҗани” ("Мәрҗани сәяхәте”) исеме белән Ризаэддин Фәхреддин тарафыннан бастырып та чыгарыла.

Шиһабетдин Мәрҗани – гаять тирән, төпле белемле зат. Ул, татар, төрки телләреннән тыш, гарәп, фарсы телләрен камил белә. Күп кенә хезмәтләрен гарәпчә яза.

Шиһабетдин хәзрәт (аны еш кына шулай дип йөртәләр) – энциклопедик галим, күпкырлы шәхес. Аның гыйльми эшчәнлеге күптармаклы: тарих, фәлсәфә, филология, археология, нумизматика, этнография, география, халык иҗаты һ.б. Мәрҗанинең утыздан артык хезмәт язуы мәгълүм.

"Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” ("Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр”) – Мәрҗанинең иң танылган әсәре. Кыскартылган, хәзерге телгә тәрҗемә ителгән тексты 1989 елда басылып чыкты.

"Мөстәфадел-әхбар...” китабын кыскача татар тарихы дип атарга мөмкин. Анда татар халкының этник тарихы, мәгарифе, рухи мирасы, күренекле шәхесләре, мәчет-мәдрәсәләре хакында күп төрле мәгълүматлар бар.

Шиһабетдин Мәрҗани 1889 елның 15 апрелендә 71 яшендә Казанда вафат була. Кабере – Яңа бистә зиратында[1].

Искәрмәләр[үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү]


Copyright MyCorp © 2019
В верх страницы

В низ страницы